Библиотечно-информационный центр № 1

«Рус дәүләтеннән Россиягә» Тарих сәгате (12+)

30 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен «Рус дәүләтеннән Россиягә» исемле тарих сәгате уздырды.

4 ноябрьдә бөтен Россия Ватан һәм халыклар арасындагы дуслыкка багышланган Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итә. Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, илебезне поляк-литва басып алучыларыннан азат итүдә Минин һәм Пожарскийның роле турында бик күп файдалы мәгълүмат алды. Укучылар зур кызыксыну белән тәкъдим ителгән презентацияне карады һәм «Үзеңне тикшер» викторинасында белемнәрен сынап карый алды. Бу көн – ватан тарихының патриотлык һәм гражданлык хисләре күпмилләтле халыкка берләшергә һәм илне басып алучылардан саклап калырга ярдәм иткән битләренә тирән ихтирам билгесе. Без тарих сабакларын онытмаска тиеш: Россия бердәм булганда гына мәгърур һәм көчле булып калачак.