Библиотечно-информационный центр № 1

Явызлыкка каршы – бергә (12+)

«Аҗаган» («Зарница») яшүсмерләр һәм яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр һәм  китапханә укучылары өчен 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган куркынычсызлык сәгате уздырды.

Балалар әлеге көннең 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлануы турында белде. 15 ел элек террорчылар тарафыннан мәктәп камап алынды, анда 300 дән артык кеше һәлак булды. Чара барышында укучыларга террорчылыкның кешелек дөньясына янаучы зур хәвеф-хәтәр булуы, соңгы ун елда булган зур терактлар, теракт корбаны булмас өчен нишләргә кирәклеге, террорчылык акты куркынычы янаганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Һәрберсенә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләренең телефон номерлары язылган белешмәлекләр таратылды.

Чара азагында балаларга кәгазьдән тынычлык символы – ак күгәрченнәрне ясарга тәкъдим ителде.