Городская детская библиотека - филиал № 16

«Мин күктән! Йолдыз иленнән...» Факил Сафин китаплары буенча (6+)

16 нчы санлы китапханә «Мин күктән! Йолдыз иленнән...» исемле туган якны өйрәнү дәресе уздырды. Башлангыч сыйныф укучылары татар язучысы Факил Сафинның тормыш юлы белән танышты. Балалар шагыйрьнең «Татар теле», «Көчле малай», «Сабан туе», «Тауда» һ.б. шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды,  авторның «Гүзәл төбәгем», «Туган телдә җырыбыз», «Кулчатыр» җырларын тыңлады. Дәрес барышында укучылар язучының шигъри дөньясы асылын аңларга тырышты. Китапханәче  «Керпенең шәһәргә баруы», «Кошлар яратучы малай», «Ләлә белән Арслан» китапларының эчтәлеге белән таныштырды. Чара  «Шуны бел син, и бала» шигырен уку белән тәмамланды.