Городская детская библиотека - филиал № 16

Көзнең яңа китаплары

Китапханә укучыларны яңа китаплар белән танышырга чакыра. Нинди яшьтә булуына карамастан, һәр кешенең үз яраткан китап утравы: үз әдәби зәвыгы, кызыксынулары, темалары бар. Китапханәбез сезгә яңа китаплар дөньясына кереп чумарга тәкъдим итә. Бу әсәрләр укучыларына шатлыклы мизгелләр бүләк итәр.

Балалар абонементы «Приключения кота-детектива» (Фрауке Шойнеманн) сериясеннән яңа китапларга күзәтү тәкъдим итә. Өлкәннәр абонементында мистика һәм фэнтези жанрында китаплар көтә. Уку залы өлкән буын укучылар өчен татар телендә китаплар әзерләде.

Китаплар арасында сез үзегезнең күңелегезгә хуш килгәнен табып укый алырсыз. Укыр өчен вакыт табыгыз! Укудан ләззәт алыгыз! Ә без сезгә бу эштә ярдәм итәрбез.