Городская детская библиотека - филиал № 16

Китап каласына рәхим ит! (0+)

16 нчы санлы китапханәдә была организована театрализованная экскурсия «Яшь китап сөючеләр өчен ишекләребез һәрчак ачык!» дигән театральләштерелгән экскурсия оештырылды. Балалар янына кунакка Убырлы Карчык килде, ул балалар белән бергә китапханә кагыйдәләре белән танышты. Шуннан соң балалар уку залына килде, анда аларны Патшабикә Китап каршы алды һәм «Могҗиза-сандык», Герой исемен әйт», «Сүзне әйтеп бетер» биремнәрен үтәргә тәкъдим итте. Кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Китап ярдәмчеләре» мастер-классы үтте. Бу көнне шулай ук теләге булган һәркем «Китапханә сәяхәте: инглиз көзенең барлык төсләре» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсен карый алды. Чарага килүчеләр бик теләп инглиз стилендәге фотоссессиядә актив катнашты, ә «Биттлз» җырлары кабатланмас атмосфера тудырды һәм өлкән буын вәкилләрен хатирәләр дөньясына алып кереп китте. Көн дәвамында китапханәдә «Гаилә белән укыйбыз» акциясе үтте. Балалары белән бергә килгән ата-аналар китап сайларга булышты, үз балачак китапларын искә төшерде, яңа әдәбият белән танышты.