Городская детская библиотека - филиал № 16

«Кызлар һәм малайлар, җәй айларында китап укыгыз!»: җәйге күргәзмә

Җәйге каникуллар – уен-көлке, елмаю һәм яхшы кәефтән торган иң күркәм чор. Шуның өстенә җәй – ул укыр өчен менә дигән вакыт! 16 нчы санлы китапханә һәр елдагыча яшь китап сөюче дусларын  «Кызлар һәм малайлар, җәй айларында китап укыгыз!» дип аталган җәйге һәм кызыклы күргәзмә белән каршы ала. «Асино лето», «Миллион и один день каникул», «Новые друзья», «Простодурсен. Лето и кое-что еще» һәм башка китаплар, шулай ук балалар журналлары яхшы дуслар булачак һәм гаҗәеп уку дөньясын ачачак! Китап күргәзмәсе җәйге каникуллар дәвамында эшләячәк, мәктәпкәчә яшьтәге, башлангыч һәм урта сыйныф яшендәге балаларга әдәбият сайларга ярдәм итәчәк.