Городская детская библиотека - филиал № 16

«Дуслык күпере»: уен программасы (6+)

16 нчы санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Дуслык күпере» дигән уен программасы үткәрде. 

Чара вакытында балалар Идел буе республикалары буйлап сәяхәткә кузгалды. Укучылар үз сәфәрләрен әлеге төбәктә яшәүче халыкларның табышмакларын чишүдән башлады. Алар төрле милли хәрәкәтчән уеннар - «Юрта» башкорт уены, «Тоткыч» татар уены, «Сырма-сатра» чуваш уены белән танышты һәм аларда актив катнашты. Барлык уеннар башкалалар һәм аларның символикаларына кечкенә генә күзәтү белән үрелеп барды. Катнашучыларга шулай ук әлеге халыкларның милли киемнәре тәкъдим ителде. Уен эшчәнлеге барышында балалар җитезлекләрен, тапкырлыкларын, командада уйнау күнекмәләрен күрсәтте. 

Уен программасы азагында катнашучылар яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр туплады.