Городская детская библиотека - филиал № 16

«Тешләр иленә файдалы сәяхәт»: әңгәмә (0+)

29 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  «Балаларга гигиена турында» китабы буенча «Тешләр иленә файдалы сәяхәт» дигән әңгәмә үткәрде.

Балалар бакчасына кунакка Гигиена патшабикәсе килде. Ул нәни китап сөючеләрне гаҗәеп һәм мавыктыргыч тешләр дөньясы - Тешләр иленә кызыклы сәяхәткә чакырды. Тешләр иленә сәяхәт вакытында балалар «Яхшы күңелле табиб Стоматолог» мультфильмын карадылар һәм тешләрне карау, чистарту турында файдалы мәгълүмат алды. Шуннан соң алар бик теләп «Яхшы - начар» һәм «Кәрҗиндәге сәламәтлек» танып белү уенында катнашты, анда тешләр өчен файдалы һәм зарарлы ризыкларны аерым кәрҗиннәргә салдылар. Гигиена патшабикәсе тешләрне дөрес чистарту буенча мастер-класс уздырды. 

Сәяхәт ахырында ул балаларны әти-әниләре белән бергә китапханәгә килергә һәм мавыктыргыч биремнәр һәм онытылмас күзәтүләргә бай әлеге файдалы китап белән тагын да якынрак танышырга чакырды.