Городская детская библиотека - филиал № 16

«Кар патшалыгында, китап илендә» онлайн-күзәтү (0+)

Хәзерге заманда балалар кечкенәдән үк могҗизага ышанмый башлады. Алар дусларын да Кыш Бабайның юклыгына, ә чыршы астындагы бүләкләрне әти-әниләр куюына инандырырга тырыша. Шунлыктан нәни китап сөючеләр өчен могҗиза тойгысын һәм бәйрәм тылсымы вакытын озынайту мөһим. Ә бу эштә мавыктыргыч кышкы китаплар ярдәмгә килә. Алар, баланы яңа ел әкияте дөньясына чумдырып, якынлашып килүче бәйрәмне тою хисе бүләк итә, яхшылыкка һәм дус-тату булырга өйрәтә.  

16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре дә ВКонтакте битендә укучылар өчен балаларны да, ата-аналарны да битараф калдырмаучы мавыктыргыч «кышкы» һәм яңа ел китапларына онлайн-күзәтү тәкъдим итте.