Городская детская библиотека - филиал № 16

«Джанни Родари фантазияләре» исемле шәһәркүләм иҗади бәйге нәтиҗәләре (0+)

Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 16 нчы санлы китапханәсендә «Джанни Родари фантазияләре» исемле шәһәркүләм иҗади бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Бәйге нәтиҗәләре ҮКС МБУ сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендә басылып чыкты.

Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы балалар катнашты.

Бәйге өч номинациядә уздырылды:
– «Родариның яраткан әкиятләре» – Джанни Родари әдәби әсәрләрен (яисә әдәби әсәрдән өзекне) сәнгатьле итеп уку бәйгесе;
– «Сеньор Родари фантазияләре» – Джанни Родари әдәби әсәрләрен (яисә әдәби әсәрдән өзекне) сәхнәләштерү бәйгесе;
– «Родари әкиятләре дөньясында» – язучының әдәби әсәрләре буенча рәсем бәйгесе.
Белешмәләр өчен телефон: 52-86-00.