Городская детская библиотека - филиал № 16

«Стартка! Игътибар! Китап!» Ачык ишекләр көне (6+)

 26 сентябрь көнне 16 нчы санлы китапханә шәһәрдәшләрне «Стартка! Игътибар! Китап!» дип исемләнгән ачык ишекләр көненә чакырды.

Китапханә үзенең укучыларына «китап кәефе» бүләк итәргә булды. Китапханәчеләр волонтерлар һәм иң актив укучылары белән бергә микрорайон урамнарына чыкты һәм узып баручыларга һава шарларына китапханәгә булган теләкләрен, китап турындагы фикерләрен язарга тәкъдим итте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китап укучы бул, дустым!» исемле театральләштерелгән экскурсия үтте. Белемле Мәче һәм Мими исемле тычкан баласы нәни китап укучыларны яңа китаплар һәм китапханә кагыйдәләре белән таныштырды. Көн дәвамында китапханәдә «Китапханә киностайлы» эшләде, анда балалар яраткан мультфильмнарын карый алды. «Үзеңне тылсымчы итеп той» түгәрәгендә исә кызыксынучылар көзге яфраклардан матур кул эшләре ясады, ә кәефләрен тагын да күтәрергә теләүчеләр «Китапханәче Гоша!ݟ инсталляциясе янында фотога төште. Чара азагында китапханәчеләр һәм волонтерлар визиткалар таратты, барысын да китапханәгә килергә һәм язылырга чакырдылар.