Городская библиотека - филиал № 15

«Д.А.Гранинның хакыйкать көче» (18+)

Клубка килүчеләр язучы Даниил Гранинның тормыш юлы һәм иҗатының кызыклы фактлары белән танышты: урманчы гаиләсендә туып-үскән егет политехника институтын тәмамлап, 1941 елда сугышка китә, Ленинград һәм башка фронтларда көрәшә, сугыштан авыр танклар ротасы командиры дәрәҗәсен алып кайта.

«Жизнь слишком коротка, чтобы быть несчастным» документаль фильмыннан күрсәтелгән өзекләрдә ул ата-анасы, тормыш юлын ничек сайлавы, үз кичерешләре һәм узган сугыш турындагы уйланулары турында сөйли. Ә менә НТВ каналында күрсәтелгән Д.Гранинның немец бундестагындагы чыгышыннан өзек карау кунакларда зур тәэсир калдырды.  

Әдәби кичәдә катнашучылар язучының үзләре укыган «Иду на грозу», «Искатели» китаплары турындагы фикерләре белән уртаклашты. Алар «Иду на грозу» романын укучысын 60 нчы еллар совет дөньясына алып кереп китүче китап буларак тасвирлады. Укучылар анда тормыш дөреслеге күрсәтелүен билгеләп узды: финалда дөреслек алга чыкмый, ә тискәре геройлар фаш ителми кала.

«Искатели» китабында  клубка килүчеләр иске консерватив тәртипләрнең яңалыкка, алга баруга карата каршы торуы турында сүз баруын ачыклап узды. Кунакларның игътибарын бигрәк тә Д.А.Гранинның белорус язучысы А.Адамович белән берлектә язган документаль дөреслеккә туры килүче «Блокадная книга»сы җәлеп итте. Анда авторлар Ленинград блокадасы вакытында халык җилкәсенә төшкән авырлыклар турында сөйләнә.

Кичәне «Нравственный поиск героев Даниила Гранина» дип аталган китап күргәзмәсе тагын да баетты. Чара барышында клубтагыларда Даниил Александрович китаплары белән танышу теләге тагын да артты, алар аның әсәрләрен алып укырга дигән ният белән саубуллашып кайтып китте.