Городская библиотека - филиал № 15

«Иң яратканнар, иң якыннар»: гаилә бәйрәме (0+)

8 июль көнне 15 нче санлы китапханә 45 нче мәхәлләнең җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Л.А.Багрецова белән берлектә 45/14 йорты ишегалдында Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Иң яратканнар, иң якыннар» дигән гаилә бәйрәме уздырды. 

Бәйрәм кунакларын рус гүзәле Аленушка каршы алды. Ул балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, әлеге бәйрәмнең барлыкка килүенә сәбәпче булган Петр һәм Феврония тормышы белән таныштырды; бәйрәмнең символы элек-электән мәхәббәт билгесе саналучы ромашка булуы турында сөйләде. Бәйрәм чарасын «Гаилә турында табышмаклар», «Безнең тату гаилә», «Китаплардан геройлар», «Иң, иң», «Ныклы гаилә», «Яхшылыкны түгәрәк буенча тапшыр» дип исемләнгән шаян, шул ук вакытта танып-белү бәйгеләре, уеннар һәм викториналар дәвам итте. Аларның исемнәре әкияти ромашка таҗларында урнашкан иде. 

Бәйрәмгә алтын туйларын билгеләп үтүче юбиляр гаиләләр Сафиннар һәм Котдусовлар чакырылды. Алар үз гаиләләренең иминлеге һәм бәхете серләре белән уртаклашты. 
Игезәкләр мини-парады беркемне дә битараф калдырмады. 
Шулай ук бәйрәм барышында теләгән һәркем туганнары һәм якыннары турында яраткан шигырьләрен укый һәм җырлар җырлый алды. Чара зур һәм дус-тату флешмоб белән тәмамланды, анда өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп биеде. 
Бәйрәмгә «Дустым, гаиләңне - төп кирмәнеңне сакла» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Үткәрелгән чарадан соң, китапханәчеләр барысына да гаилә белән уку теләде.