Городская библиотека - филиал № 15

Яз җитә, Нәүрүз килә! (6+)

Язгы бәйрәм Нәүрүз якынлашканда 15 нче санлы китапханә көн дәвамында киң даирә укучылар өчен «Яз җитә, Нәүрүз килә!» дигән экспресс-әңгәмә уздырды.

Теләге булган һәркем тамырлары белән язу-сызу барлыкка килгәнче чорларга кадәр барып тоташучы халыкара бәйрәмнең тарихы; төрле илләрдә хәзер аның ничек билгеләп үтелүе; республикабыз башкаласында аның беренче тапкыр массакүләм бәйрәм ителә башлавы; әлеге бәйрәмнең символы булып торучы ризыклар һ.б. турында мәгълүмат ала алды. Күпләр Нәүрүз һәм төрле төбәкләрдә аны бәйрәм итү үзенчәлекләре турында үз белгәннәре белән уртаклашты. «Нәүрүз билгеләре» блиц-викторинасы төрле кызыклы фактлар, мәсәлән, Нәүрүз һәм Пасханың охшаш яклары булуы, йола буенча бу көнне кызларның кияү турында фал ачуы, шәһәребездә кайчан һәм кайда билгеләп үтелүе турында сөйләде.