Городская библиотека - филиал № 15

«Балаларга сугыш турында сөйләрбез» җәйге уку аланы (6+)

28 август көнне 15 нче санлы китапханә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  «Балаларга сугыш турында сөйләрбез» исемле җәйге уку аланы оештырды.

Хәзерге заманм балалары сугыш турында ниләр белә һәм нинди китаплар укый? Сугыш чорында өлкәннәр белән беррәттән көрәшкән яшьтәшләренең батырлыгы турында беләме алар? Шушы сорауларга җавап табу максатыннан, китапханәче балаларны аңлаешлы формада Бөек Ватан сугышының үлмәс геройлары, халкыбызның Ватанны азат итүдә күрсәткән батырлыгы турында сөйләүче китаплар белән таныштырды. Шулай ук К. Паустовскийның «Похождения жука - носорога», А. Печерскаяның «Юные герои Великой Отечественной», С. Алексеевның «Поклон победителям» китапларыннан өзекләр укылды. Балалар «Был трудный бой» җыентыгыннан шигырь сайлап, җәйге укуны үзләре дәвам итте.

Саф һавада узган әлеге чарадан яшь китап сөюче дусларыбыз бик канәгать калды.