Городская библиотека - филиал № 15

«Җем-җем утлар балкышы» Яңа ел бәйрәме кичәсе

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

«Чишмә» аралашу клубы кысасында узачак Яңа ел кичәсендә һәр елдагыча бәйрәмне алып баручылар Кыш бабай һәм Кар кызы кунакларны күңел ачтырачак. Катнашучылар Яңа ел бәйрәмен үткәрү тарихы, төрле илләрдә Яңа ел каршылауның үзенчәлекле традицияләре, якынлашып килүче 2020 – Ак металл тычкан елына гороскоп белән танышачак. Кичә «Иң яхшы Яңа ел киеме» бәйгесе, «Ә сез беләсезме?..», «Көйне таныгыз», «Бу цитата кайсы фильмнан?» викториналары белән дәвам итәчәк. «Чишмә» клубы әгъзалары өчен үзләре актив катнашкан чараларны искә төшерергә мөмкинлек булачак. Бәйрәм азагында кунаклар үзләренең җырлау сәләтләрен сынап карый алачак.