Городская детская библиотека - филиал № 14

Клублар: «КИТАПСЫЛУ ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ» – мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары өчен клуб, «ОРАНЖЕВЫЙ КВАДРАТ» – кече яшьтәге мәктәп балалары өчен клуб

«Китап укучы балалар могҗизалар тудырырга сәләтле" ... Балалар язучысы Астрид  Линдгренның әлеге сүзләре «Китапсылу һәм аның дуслары» («Книжана и её друзья») нәниләр өчен клубының шигаренә әйләнде. Клуб менә инде җиде ел 14 нче санлы китапханәдә эш алып бара. Ул әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынучы, белемнәрен киңәйтергә омтылучы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны берләштерә.

Мәктәпкәчә яшь – баланы әдәбиятка тарту өчен иң шәп вакыт, шунлыктан клубның төп максаты булып балада китапка мәхәббәт тәрбияләү һәм китап укырга теләк тудыру тора. Балалар китаплары нәниләрнең риясыз, саф күңелендә бары тик уңай хисләр тудыра һәм яхшы адымнар ясарга этәргеч бирә.

Ел дәвамында балалар өчен төрле юнәлештәге чаралар уздырыла: хәрби-патриотик тәрбия, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, сәламәт тормыш рәвеше. Чараларның күбесе ике телдә алып барыла. Клубның үз традицияләре барлыкка килде. Чараларга балаларның әти-әниләре дә килә һәм актив катнаша.

Ел саен «Бердәмлек һәм татулык чишмәсе» исемле фольклор бәйрәме уздырыла. Ул Идел буе халыкларының йола һәм гореф-гадәтләренә багышланган. Безнең республика халыкларның күптөрлелеге буенча беренче урында торадыр, мөгаен. Мәктәпләребездә дистәләрчә телдә дәресләр үткәрелә, китаплар укыйлар, җырлыйлар.

Китапханәче кулындагы тартмачыкка Республикабызда яшәүче халыкларның уеннары, мәкаль-әйтемнәре, әкиятләре, йолалары салынган. Балалар тылсымлы тартмачыктан Идел буе халыкларының фольклоры буенча белемнәрне тикшерүче төрле биремнәр тартып чыгара. Китапханәченең сөйләгәннәре әлеге белемнәрне тагын да тирәнәйтә, шушы темага карата кызыксыну уята. Чара барышында күпмилләтле Татарстанның бердәмлеге һәм дус-тату яшәү теләге ачыклана.

«Балаларга кычкырып укыгыз! Көн саен укыгыз!»  Әкиятләр, шигырь яисә чәчмә әсәр формасында кызыклы хикәяләр, мәкальләр һәм әйтемнәр... Сезнең балаларга сөйләр сүзегез бар. Ел саен клуб кысаларында Чаллы язучылары белән очрашулар, күңелле иртәләр, бәйрәмнәр уздырыла. Аларда балалар үзләренә яңа мәгълүматлар ала, бер-берсе белән таныша, дуслар таба. Алар клубка бәйрәмчә киенеп килә. Клубта очрашулар ай саен кабул ителгән Программа нигезендә оештырыла. Башлану вакыты 10.00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны: 14 нче санлы китапханә. Адресы: Сөембикә проспекты, 87 нче йорт.

Клуб җитәкчесе: Гөлчәчәк Искәндәр кызы Гатиева (сектор мөдире).

Элемтәләр өчен телефон: (8552) 56-28-25.

ПРОГРАММА РАБОТЫ КЛУБА НА 2022 ГОД 

«ОРАНЖЕВЫЙ КВАДРАТ» – кече яшьтәге мәктәп балалары өчен клуб

Шигаре: «Кыю бул! Иҗат ит! Аралаш!»

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен танып белү-иҗат клубы 2015 елның 21 сентябрендә эшли башлады. Дәресләр айга бер тапкыр уздырыла.  Клубта катнашучыларның яшь категориясе – башлангыч сыйныф укучылары. Клубта шөгыльләнү вакытында укучылар балалар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре белән таныша, алар турында фикер алышуда катнаша.  Алар өчен танып белү һәм уйлану сәгатьләре, әхлак дәресләре, әдәби досье һәм мәгълүмат сәгатьләре, мастер-класслар уздырыла. Клуб әгъзалары танып белү уеннарында һәм тематик викториналарда бик теләп катнаша, танылган язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар һәм башка кызыклы шәхесләр белән таныша. Клуб гаиләләр белән эшне күзалдында тота.

Максаты: китап уку аша балаларның танып белү кызыксынуларын арттыру, әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру, интеллектуаль сәләтләрен һәм иҗади фикер йөртүләрен үстерү.

Бурычлар:
1. Китап укучы буларак баланың иҗади мөмкинлекләрен ачу.
2. Баланың укыганнарны үзләштерүне тирәнәйтү һәм интеллектуаль сәләт һәм иҗади фикер йөртүен үстерүдә булышу.
3.Балаларның, шул исәптән социаль хәле начар булган гаиләдә тәрбияләнүчеләрнең ялын оештыру.

4. Китап уку культурасы һәм китапны саклап тоту күнекмәләрен формалаштыру.

Клуб составы:

 7-10 яшьлек һәр бала клуб әгъзасы була ала.

Клуб советы:

1.Миңнехузина Ирина Анатольевна – 34 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.

2. Камалова Диләрә Митьяровна – 34 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.

3. Ахиярова Ләйсән Максутовна – әни.

Үткәрү урыны: 14 нче санлы китапханә. Адресы: Сөембикә проспекты, 87 нче йорт.

Клуб җитәкчесе: Хуҗина Альбина Раифовна.

Элемтә өчен телефон: (8552) 56-28-25.

2022 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ