Городская детская библиотека - филиал № 14

«Монда сине һәрвакыт аңларлар» (12+)

Халыкара гаилә көненә багышланган ачыктан-ачык сөйләшү сәгате 14 нче санлы китапханәнең «НиКо» яшүсмерләр клубы кысасында үтте.

Һәрберебез бәхет турында хыяллана, һәм һәрберебез аны үзенчә аңлый. Шулай да гасырлар буена исбатланган буенча, бәхетле булуның бер сере – гаилә. Ул – төрле тормыш катлаулылыкларыннан ышыклану урыны, сине авырлыкларга дучар булганда яклаучы, шатлык-сөенечләрең белән уртаклашучы, синең белән горурланучы да. Гаилә әле ул – тынгысыз һәм мәшәкатьле, әмма аңа бөек мәгънә салучы балалар.

Чарада катнашучы балалар «Тормышыбызда гаилә нинди урын тота?», «Нинди гаилә кыйммәтләрен беренче урынга куясыз?» кебек сораулар буенча фикер алышты. Гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләренең 10  кагыйдәсе турында белделәр. Ю.Яковлевның «Мама» хикәясе балаларга аеруча нык тәэсир итте. Автор әсәрендә әниләрнең тормышыбызда иң мөһим кеше булуын бәян итә. Нәкъ менә әни ярдәмендә без шушы дөнья һәм андагы могҗизалар белән танышабыз. Әни безгә китаплар, әкиятләр укый, йөрергә һәм сөйләшергә өйрәтә. Язучы хикәясендә укучыларын иң якын һәм кадерле кешеләрен – әти-әниләрен ихтирам итәргә, кадерен белергә һәм яратырга өнди. Чара азагында балаларга гадәти булмаган биремне үтәүдә катнашырга – китапханә квилтын җыярга тәкъдим ителде. Укучыларга төсле квадратлар бирелде, алар анда үз гаилә әгъзаларына изге теләкләрен язды һәм, корамалап тегү техникасын кулланып, аларны плакатка беркетте.