Городская детская библиотека - филиал № 14

Балаларга сугыш турында укыйбыз (0+)

6 май көнне 14 нче санлы китапханә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясенә кушылды. Без совет солдатлары үткән Бөек Ватан сугышының авыр һәм катлаулы юлларын искә төшердек. Совет сугышчылары фашистларны күралмый, әмма нәфрәт хисе белән янган солдатларның йөрәгендә мәрхәмәтлелек һәм кешеләрнең гомерен саклап калу теләге сүнми. Безнең сугышчыларыбыз кайда гына булмасын, кайсы гына шәһәрләрне азат итмәсен, үз илендәме ул, Болгария, Польша, Венгрия, Алман илендәме, алар бар җирдә дә үзләре белән яшәү һәм азатлык алып килә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен Л. Кассильнең «Памятник Советскому солдату» хикәясе укылды. Барлык шәһәрләрдә дә, хәтта безгә сугыш алып килгән Берлинда да андый һәйкәл бар. Хикәяне укыганнан соң, катнашучылар бергәләп фикер алышты.

Балалар түбәндәге сорауларга җавап бирде:
Бу хикәя кем турында?
Сугыш кайда бетте?
Берлин урамында нәрсә булды?
Ни өчен солдат алман кызын коткарды

Солдатны герой дип атап буламы? Ни өчен?
Алман халкы безнең солдатларга ничек итеп рәхмәтен белдерде?

Әйе, балалар, безнең солдат әлеге кызны гына түгел, ә дөньяның бик күп балаларын коткарды. Менә шуның өчен аңа безнең илдә генә түгел, чит ил шәһәрләрендә дә һәйкәлләр куелды. Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткән көнне аларга меңләгән кешеләр чәчәкләр илтәчәк, күзләрдә яшь тамчылары да, шатлык та булачак ул көнне. Җиребездз тынычлык хакимлек итүе нинди зур бәхет бит ул!