Городская детская библиотека - филиал № 14

Галиҗәнап Театр! (6+)

Театр! Төрле дәверләрдә, төрле илләрдә аның турында күпме соклану сүзләре әйтелгән, никадәр көчле хисләр тудырган һәм тудыра ул, анда күпме күз яшьләре түгелгән, күпме көлү һәм көчле алкышлар ишеткән аның диварлары. Ә күпме кешене үзенә иярткән ул! Театр елына багышланган чара 14 нче санлы китапханәдә театр тарихы белән танышудан башланып китте.  Балалар рус театрының башлангычы борынгы заманнарга ук барып тоташуы турында белде. Аның чишмә башы – славяннарның мәҗүси культурасы белән бәйле йолалар һәм бәйрәмнәр. Алар тылсымлы хәрәкәтләр, җырлар, биюләр, әфсен сүзләре белән үрелеп барган. Тамашаларда уйлап чыгарылган мифологик образлар, мәҗүсилек аллалары булып киенгән кешеләр катнашкан.

Чарада укучыларга «Театр турында сөйләшик» исемле презентация күрсәтелде. Балалар «Без ни өчен театрга йөрибез?» һәм «Ни өчен безне театрны яратабыз?» сорауларына җавап бирергә тырышты.

Кызыклы бер факт сыйфатында китапханәче үзенчәлекле халыкара бүләк – Елмаю Ордены турында сөйләде. Әлеге бүләк балаларга шатлык-сөенечләр китерүче олыларга тапшырыла.  Бу орденга лаек булган беренче чит ил кешесе – артист, режиссер, Курчак театрына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Сергей Владимирович Образцов. Аны Мәскәү театрының күңелле, шаян һәм яхшы спектакльләрен караган поляк балалары язган хатлар буенча сайлап алалар.

Шулай ук балалар Яр Чаллы шәһәре театрлары белән танышты. Чарада алар төрле тематик биремнәр дә үтәде. Мәсәлән, тизәйткечләр әйттеләр, «Яңача Колобок» әкиятен тасвирлап карадылар һәм пантомима уйнадылар. Укучылар үзләрен чын театр артистлары итеп хис итте. Чара «Галиҗәнап Театр» күргәзмәсен карау белән тәмамланды.