Городская детская библиотека - филиал № 14

«Туган тел ул – тере сулы чишмә» Шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесен йомгаклау (0+)

27 февраль көнне 14 нче санлы китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел ул – тере сулы чишмә» исемле шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Кукмарадан җыелган 35 балалар бакчасында тәрбияләнүче барлыгы 241 бала катнашты. Катнашучыларның күбесе Россия халыкларының милли киемнәрендә чыгыш ясады. Чара барышында рус, татар, таҗик, чуваш, азәрбайҗан телләрендә шигырьләр сөйләнде. Шигырь сөючеләрнең репертуары төрлелеге белән аерылып торды. Классик шагыйрьләр А. Пушкин, С. Есенин, И. Крылов, И. Суриков, Г. Тукай, М. Җәлил һәм замандаш шагыйрьләребез М. Матусовский, А. Барто, А. Усачёв, Б. Заходер, Э. Мөэминова, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин, Н. Мадьяр һ.б.ларның шигырьләре яңгырады. Катнашучылар һәм аларның укытучылары, тәрбиячеләре, әти-әниләре бәйгегә әзерлеккә бик җитди караган. Чыгышларның кайберләре презентация, музыка белән үрелеп барды.