Городская детская библиотека - филиал № 14

«Шагыйрьне искә алып...» (6+)

13 февраль көнне 14 нче санлы китапханәдә татар шагыйре, язучы Нияз Акмалны искә алу кичәсе узды.

Чара шагыйрьнең «Сарман җыры» поэмасы белән ачылып китте. Китапханәнең уку залын  «Нияз Акмал. Алсу гөлләр җыям...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе бизәде. Килгән кунаклар язучының китаплары, басылып чыккан мәкаләләре һәм аның турындагы материаллар  белән таныша алды.

Китапханәченең Нияз Акмалның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы чыгышы презентация белән үрелеп барды. Шагыйрьнең шигырьләре һәрвакыт теленең үткенлеге, лирикасы, андагы кичерешләрне үз йөрәге аша уздыруы белән аерылып тора. Проза өлкәсендә ул замандашларының катлаулы язмышы турында сөйләүче кискен сюжетлы хикәя һәм повестьлар остасы буларак билгеле. Шулай ук Нияз Акмал – күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерклар, фельетоннар авторы да.

Чарага шагыйрьнең сеңлесе Энҗе Рәшит кызы һәм журналист Наилә Вилданова да чакырылган иде. Нияз Акмалның бертуганы шагыйрьнең балачак хатирәләре белән уртаклашса, студент еллары тормышы турында аның белән бер курста укыган Наилә Вилданова сөйләде.

43 нче мәктәп укытучысы Г.М.Каюмованың чыгышы да истә калырлык булды. Аның укучылары Нияз Акмалның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Балалар «Туган тел» шигыре буенча композиция әзерләгән иде.

Авторның үзе башкаруында «Күптән инде» шигыренең аудиоязмасын тыңлау кичәне тагын да җанландырды.

Чара барышында Нияз Акмал сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Шагыйрьнең иҗаты әлеге әдәби кичәгә килгән һәр кешенең күңеленә үтеп керде, ул әле буыннар хәтерендә озак сакланыр, дип ышанып калабыз.