Городская детская библиотека - филиал № 14

"Моңлы Тукай, җырлы Тукай"

26 нчы апрельдә, яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен «Моңлы Тукай, җырлы Тукай» исемле бәйрәм үтте. «Китапбикә һәм аның дуслары» клубына йөрүче балалар бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр. Бөек шагыйрьнең шигырьләрен ятладылар, аның сүзләренә язылган җырларны өйрәнделәр, «Кәҗә белән Сарык хикәясен» сәхнәләштерделәр. Китапханәче балаларга кечкенә Апуш турында сөйләде. Менә инде йөз елдан артык Г. Тукай әсәрләрен укып ничә буын үсә. Ул әсәрләр безне яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Бәйрәм «Габдулла Тукай бүген дә безнең белән!» исемле виртуаль сәяхәт белән тәмамланды. Балалар бөек шагырь исеме белән бәйләнгән урыннарны,  илебезнең төрле почмакларында урнашкан Тукай һәйкәлләрен  күрделәр.