Городская детская библиотека - филиал № 14

«Туган телем – дус булыйк» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе (0+)

Ел саен 14 нче санлы китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышлап балалар өчен бәйгеләр үткәрелә. Быел алар тагын да актуаль, чөнки Татарстан Президенты 2021 елны республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте.

Тел – халыкның зур хәзинәсе. Күп кенә язучылар, шагыйрьләр телне үстерүгә зур өлеш керткән. Китапханәдә «Тел - халык күңеле» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. «Туган телем – дус булыйк»  бәйгесендә 52 мәктәпкәчә яшьтәге бала катнашты. Барлык чыгышлар югары дәрәҗәдә, ата-аналар ярдәме белән әзерләнгән иде. Алар чыгышлар өчен костюмнар текте, презентацияләр ясады. Бәйгедә татар һәм рус классиклары Г.тукай, М.Җәлил, А.С.Пушкин, А.Н. Плещеев һ.б.ларның шигырьләре яңгырады.  Чарадагы бәйрәм кәефе балалар хәтерендә әле озак сакланыр.