Городская детская библиотека - филиал № 14

«Куркынычсыз Рунет» танып белү сәгате (6+)

Куркынычсызлык Рунет атналыгы – Россиянең цифрлы технологияләрне куркынычсыз һәм уңай куллану проблемаларына багышланган төп вакыйгасы.

3 февраль көнне 14 нче санлы китапханәдә «Куркынычсыз Рунет» дигән танып белү сәгате уздырылды. Чара башында китапханәче Бөтендөнья челтәренең мөмкинлекләрен кыскача гына ачып салды.  Шуннан соң балаларга Интернетның уңай яклары булуын гына түгел, ә андагы куркынычлар турында да искәрттеләр. Аларга Челтәрдә килеп эләгергә мөмкин булган катлаулы ситуацияләр тәкъдим ителде. Балалар интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Аларга «Интернетта балалар өчен куркынычсызлык чаралары» һәм «Интернетта алдакчылардан саклан» видеоязмалары күрсәтелде. «Белые овцы», «Корзина покупок», «Тысяча друзей» мультфильмнары аеруча ошады. Алар балаларны социаль челтәрләрдә үзләрен һәрвакытта да дөрес тотамы-юкмы икәнлеге турында уйланырга мәҗбүр итте.

Чара азагында «Нәрсә ул Интернет?» тесты һәм «Күзләргә зарядка» физкультминуты үткәрелде.  Очрашу китапханәченең мәгълүмати технологияләр чорында да тере аралашуны виртуальгә алыштырырга ярамый дигән киңәше белән тәмамланды.