Городская детская библиотека - филиал № 14

«Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез» батырлык сәгате (6+)

3 декабрьдә 14 нче санлы китапханәдә Билгесез Солдат көненә багышланган батырлык сәгате үтте.  Бу көнне без Ватаныбызны саклап көрәшкән барлык солдатларны, туганнар каберлегендә күмелгәннәрне яки сугышчан хәрәкәтләр һәм конфликтлар вакытында Ватан өчен намус белән һәм батырларча сугышып хәбәрсез югалганнарны хөрмәт белән искә ала алабыз.

Балалар әлеге көннең тарихы, исемнәре билгесез һәлак булган Россия һәм совет солдатларының сугышчан дан-шөһрәте һәм батырлыгы белән танышты. Һәлак булганнарның якты истәлегенә шигъри юллар яңгырады. Шулай ук чара барышында укучылар Бөек Ватан сугышында солдат һәм офицерларның батырлыгына багышланган геройлар һәйкәлләре һәм мемориаллары турында мәгълүмат алды. «Билгесез солдат кабере» мемориаль архитектура ансамбле турында видео-ролик күрсәтелде. Анда Мәңгелек ут һәм безнең мәңгелек хәтер символы - йөрәк түрендәге ялкынлы торналар солдат рухларының тынычлыгын саклый. 

Чара азагында һәлак булган ватандашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 
Бу көнне китапханәдә «Аларны онытырга хакыбыз юк» күргәзмәсе әзерләнде, сугыш еллары җырлары яңгырады.