Городская детская библиотека - филиал № 14

«Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!» китапханә квилты (12+)

15-22 октябрьдә 14 нче санлы китапханәдә «Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!» дигән китапханә квилты үтте. Укучылар китапханә квилтының билгеле бер тема буенча мәгълүмат кисәкләреннән төзелгән мәгълүмати плакат икәне турында белде. Аларга «Сез үзегезнең сәламәтлегегезне ничек кайгыртасыз, сәламәтлек сезнең тормышта нинди урын алып тора?» һ.б. сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде.
Әлеге сорауларга җавапларын балалар һәм өлкәннәр төрле төстәге стикерларга язып, аны мәгълүмат тактасына беркетте. Шул рәвешле, «материал» кисәкләреннән ясалган бизәк барлыкка килде.  Һәр катнашучы сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләре турында үз фикерен әйтте, кайберләре файдалы киңәшләре белән уртаклашты. Спорт белән шөгыльләнү, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, дөрес туклану теләген белдерде. Менә укучылар әйткән кайбер фикерләр:
-«Сәламәтлек – кеше тормышында төп урында. Сәламәтлекне сакласаң – үз тормышыңны саклыйсың»; «Сәламәтлек – ул барысы да… Балалар һәм якыннарның сәламәтлеге. Ә дәвалану – үзеңне, организмыңны һәм тәнеңне тыңларга кирәк…»; «Кеше тормышында иң мөһиме – кирәкмәгәнгә борчылмау, һәр туган көнгә куану».
Шулай ук укучылар бу көнне китаплар, «Синең көн, синең тормыш», «Яшьлек формуласы: картаерга ашыкмаучылар өчен француз психологларының гади киңәшләре»  буклетлары белән таныша алды.  Балалар һәм өлкәннәр дөрес туклану, чыныгу, көлү һәм гимнастиканың файдасы, тәмәке тартуның зыяны турында файдалы мәгълүмат алды, шулай ук «Сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк?» дигән сорауга җавап бирүдә дә актив катнаштылар. Нәтиҗәдә квилт кызыклы һәм файдалы итеп узды.