Городская детская библиотека - филиал № 14

«Бар сукмаклар китапханәгә илтә» (0+)

26 сентябрь көнне 14 нче санлы балалар китапханәсе шәһәрдәшләрне Ачык ишекләр көненә чакырды.  Бу көнне китапханәгә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм укучыларыбыз килде. Алар абонемент, уку залы, китап саклау бүлекләрендә булды.

Уку залында балалар «Яраткан китап геройлары» күргәзмәсе белән танышты, абонементта исә укучыларны мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китапны үзем укыйм» күргәзмәсе каршы алды. Укучылар китапханәдә оештырылган клублар эшәнлеге белән танышты: мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Китапсылу һәм аның дуслары», кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Оранжевый квадрат» танып белү клубы  һәм яшүсмерләр өчен «НиКо» аралашу клубы.

Иң яшь китап сөючеләр китапханә, китапларны куллану, китапханәдә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән танышты, шулай ук китапның төзелеше, тышлыклар, китап кыстыргычлары һ.б.лар турында мәгълүмат алды. Китаплар турында табышмаклар ярдәмендә балалар алган белемнәрен ныгытты һәм, әлбәттә, уенга да вакыт калды. Көтмәгәндә Рвака-Кусака килеп чыгып, балаларны тәртипсезлеккә – китапларны ертырга, пычратырга өйрәтә башлады. Әмма балалар аның үгетләүләренә бирешмәде, алар яхшы һәм тәртипле укучылар булырга һәм китап патшалагына ешрак килергә сүз бирде.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс белән «Урман сукмаклары буйлап» уен-сәяхәте узды. Укучыларны уку залында төрле биремнәр көтеп торды. Мәсәлән, китаплар буенча сорауга җавап табарга, энциклопедик басмалар пирамидасында «экология» темасына бирелгән билгеләмәләрне эзләп табарга һәм үз куллары белән үзенчәлекле китап кыстыргычлары ясарга мөмкин булды.

Башлангыч сыйныф укучылары Китап бәйрәмендә катнашты. Китап геройлары белән бергә алар әкиятләр һәм маҗаралар иленә юл тотты, табышмаклар чиште, балалар язучылары әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирде. Зур кызыксыну белән китап барлыкка килү тарихы турында фильм карадылар, дөньядагы иң кечкенә һәм иң зур китаплар турында китапханәче сөйләгәнне тыңладылар. «Ни өчен китап укырга кирәк?» дигән сорау-җавап барышында күпләр: «...акыллы, белемле булыр өчен» дип җавап бирде, ә «Президент булыр өчен!» дигән җавап иң кызыклысы булды. Чара азагында балалар «уйларны укырга» сәләтле «Тылсымлы эшләпә» уенында катнашты. Бәйрәмдә «Кукутики» балалар төркеменең «Курочка Ряба», «Колобок» һ.б. җырлары яңгырады, алар белән бергә балалар да биеде, җырлады, күңел ачты.