Городская библиотека - филиал № 13

Балаларга сугыш турында укыйбыз

6 май көнне 13 нче санлы китапханә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашты. 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы якынлашканда яшь китап сөючеләр сугышта балалар күрсәткән батырлыклар турындагы китаплар белән танышты, Л.Голиков һ.б. кебек яшь геройларның исемнәре аталды. Шулай ук катнашучылар В. Берестовның «Мир», А. Твардовскийның «Мать и Сын» һ.б. сугыш турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды. Китапханәчеләр укучыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан татарстанлыларның истәлекләре тупланган «Мин сугышта булдым» («Я был на той войне») китабы белән таныштырды. Бөек Ватан сугышы турындагы хәзерге заман прозасына  «О войне мы узнаем из книг» хикәясе аша тулырак күзәтү ясалды.