Малай чакка сугыш үтеп керде (6+)
22 июнь көнне 13 нче санлы китапханә тарафыннан уздырылган «Малай чакка сугыш үтеп керде» дигән батырлык сәгате сугыш чоры балалары герой-пионерларга багышланды.
Чара вакытында балалар «Зур сугышның кечкенә геройлары» викторинасы сорауларына җавап бирде, герой-пионерлар батырлыкларына багышланган китаплар турында мәгълүмат алды, сугыш турында шигырьләр укыды.
Очрашу барышында «Сугыш чоры балалары» музыкаль әсәрләре яңгырады, «Это было в разведке», «Мишка принимает бой» фильмнарыннан өзекләр күрсәтелде.