Городская библиотека - филиал № 13

«Сайра, сайра, илһам кошым» китап күргәзмәсе (6+)

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 13 нче санлы китапханә «Эврика» шәһәр мәдәни үзәгендә И.Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь А.Т.Суфиянов иҗатына багышлап уздырылган әдәби-музыкаль кичәгә кушылды һәм «Сайра, сайра, илһам кошым» дигән китап күргәзмәсе оештырды.
А.Суфиянов шигърияте күпкырлы, ул аның сүзләрдә чагылган күңел дөньясы, һәр шигырьнең үз тарихы бар. Шагыйрьгә иҗади уңышлар телибез.