Городская библиотека - филиал № 13

«Татарстанның милли геройлары» телдән журналы (12+)

2 декабрьдә ТАССР оешуның 100 еллыгы кысаларында 13 нче санлы китапханә «Татарстанның милли геройлары» дип аталган телдән журнал үткәрде. Чараның трансляциясе китапханәнең ВКонтактедагы https://vk.com/wall208014148_1477 битендә урнаштырылган.
Интернет кулланучылар Татарстан республикасы торгызылуына һәм үсешенә зур өлеш керткән ватандашларыбыз турында мәгълүмат алды. Бу танылган мәдәният, фән һәм сәнгать вәкилләре, сугышта катнашучылар һәм Татарстанның җитештерү алдынгылары.