Городская библиотека - филиал № 13

«Рәхмәтлемен кулларыма» ретро-очрашу (6+)

Буш вакытны ничек кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга? 

Үз кулларың белән кызыклы һәм матур әйберләрне ничек тудырырга? 

Ничек итеп үзеңнең туганнарыңны, дусларыңны үзенчәлекле бүләкләр белән куандырырга? 

13 нче санлы китапханә кунагы А.М.Габделхакова белән очрашу вакытында без әлеге сорауларга җаваплар алдык. Ул кул эшләре белән шөгыльләнә, үсеп килүче буынны да бу эшкә җәлеп итә, алар белән бергә татар мәдәнияте һәм һөнәрчелеге нигезләрен өйрәнә, остаз буларак яшьләргә үзенең белем-күнекмәләрен тапшыра. 

Алсу Мирзәет кызы кул эшенә осталык тәҗрибәсе белән уртаклашты, мондый шөгыльнең файдасы турында сөйләде. Чара барышында татар мәдәнияте гореф-гадәтләре һәм гаҗәеп йолалары турында сүз барды. Алсу Мирзәет кызының иҗат үрнәкләре – сөлгеләр, салфеткалар, яулыклар, күкрәк бизәгечләре, сумкалар - болар барысы да аралашу өчен үзгә бер рух тудырды. 

«Яраткан шөгыль шатлык китерә, көч бирә һәм яшәртә, димәк, тормышыбызга тагын да күбрәк бәхетле көннәр өсти! Аралашу, уртак эш, мавыгу – ялгызлык һәм боегудан, хәтта кайбер чирләрдән  иң яхшы дару. Безнең заманда кешеләргә җанлы аралашу җитми», – А.М.Габделхакованың әлеге мәгънәле сүзләре барыбыз өчен дә вәгазь булып яңгырады.  

Кеше нинди генә яшьтә булмасын, теләсә кайсы вакытта үзендә сәләтен ача һәм теләгәненә ирешә ала дип саный Алсу Мирзәет кызы. Сәләтсез кешеләр юк, әгәр инде кемдер үзен талантсыз дип уйлый икән, ул бары тик үз мөмкинлекләре турында белми. Хыялга чумып, нидер иҗат иткән вакытта, сез көнкүреш мәшәкатьләреннән онытылып торасыз, үз кулларыгыз белән тудырган күркәм дөньяга күчәсез.

Бөтен дөнья буенча кул эше белән кызыксынучылар арта бара. Моданың үзәгендә бүген – үз куллары белән тудырылган әйберләр. Кул эше белән шөгыльләнү яңа тормыш баскычларына менә һәм престижлы урын ала бара.