Городская библиотека - филиал № 13

«Әйтәсе сүзләрем бар әле...» исемле иҗади очрашу (6+)

6 октябрь көнне 13 нче санлы китапханәдә «Әйтәсе сүзләрем бар әле...» дип аталган иҗади очрашу үтте. Очрашу берничә китап авторы, Чаллы язучылары иҗаты буенча биобиблиографик күрсәткечләр төзүче, шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее мөдире, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Р.Г.Хәмидуллина белән «җанлы аралашу» форматында узды.

Бер китаптан икенчесенә күчә-күчә, Роза Галимулла кызы үзенең иҗат юлы һәм иҗади эшчәнлегенең башлангыч чоры турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Шигырьләре туу, хикәяләренә сюжетлар табу  серләре белән уртаклашты. 

Автор башкаруында шигырьләр яңгырады. Ул үзенең шигъри әсәрләрен уку барышында хис-кичерешләрен җиткерде, тормыш мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итте, гаҗәеп матур тойгылар бүләк итте. 

Очрашуның видеоязмасын китапханәнең Вконтактедагы төркемендә карый аласыз: http://vk.com/chelny.library13