Городская библиотека - филиал № 13

«Бүген өйдә укыйбыз» әдәби видеомарафон (6+)

Сезне «Бүген өйдә укыйбыз» («ЧИТАЕМ СЕГОДНЯ ДОМА») төркеменә кушылырга һәм әдәби видеомарафонда катнашырга чакырабыз. 
️Үткәрү вакыты 2020 елның 18 апреленнән 18 маена кадәр. 
Марафон виртуаль рәвештә уза, анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. 
Видеомарафонда катнашучы ВКонтактедагы «Читаем сегодня дома» төркеменә (https://vk.com/club194362966) кушылырга тиеш.
Марафонда катнашу өчен әсәрдән өзекне яки шигырь укыганны 2-3 минутлык видеога төшереп #литературныйвидеомарафон#Читаемсегоднядома хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.
Роликны яздырганда исем, фамилияне, видеомарафонның исемен, авторны һәм әсәр исемен әйтү мөһим. 
Белешмәләр өчен телефон: 89600641248