«Сәламәтлеккә таба юл ярып» виртуаль квиз-уены нәтиҗәләре билгеле булды (12+)
Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 13 нче санлы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвеше нә багышланган «Сәламәтлеккә таба юл ярып» шәһәркүләм онлайн квиз-уенына йомгак ясалды.
Квиз-уенда 15 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк шәһәрдәшләребез катнашты. Алар китапханәнең Вконтактедагы http /vk.com/chelny.library13 битендә квиз-уенының барлык этапларын үтте.
Җиңүчеләр I, II, III урыннар өчен Дипломнар белән бүләкләнә.
Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
Җиңүчеләр:
1 нче урын – Литвищенко Наталья Алексеевна;
2 нче урын – Мещанова Юлия Фаритовна;
3 нче урын – Усанова Вероника Петровна.
Белешмәләр өчен телефон: 56-36-40; e-mail: cbs_filial13@mail.ru