Городская библиотека - филиал № 13

Китапханәгә рәхим итегез

Китапханәгә рәхим итегез! Менә шундый девиз белән 13 нче китапнханәдә ачык ишеклэр көне узды. Көн дәвамында китапханә тарихы , үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре белән танышу экскурсияләре оештырылды. Яшьләр өчен “ Укы ,  китап дөньясы  белән таныш” дигән виртуаль күргәзмә әзерләнде. Укучылар “ Тормыш  җырлары” исемле музыкаль –шигъри кичәдә катнашты. Рәсәй һәм Татарстан язучылар һәм журналистлар әгъзасы , шагыйрь М. Сафин кунакларны үз иҗаты белән таныштырды, автор-башкаручы Л. Ткачук Чаллы шагыйрьләренең шигырьләренә язылган җырлар башкарды. Кечкенә укучыларны әкият геройлары белән очрашу көтте. Шулай ук балаларга рәсем төшерү дәресләре оештырылды. “Барысында искә төшерик”  исемле әдәби чара җиңүчеләрне билгеләргә ярдәм итте.