Городская библиотека - филиал № 13

Елмаегыз: сез китапханәдә

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Китап һәм китап укуны пропагандалау, җәмәгатьчелек һәм шәһәрдәшләр игътибарын китапханә эшчәнлегенә җәлеп итү максатында, китапханәбез «Елмаегыз, сез китапханәдә» исемле әдәби фотосалон оештыра. Укучыларыбызга яраткан китаплары фонында үзенчәлекле итеп фотога төшү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Ретро стилендә фотосурәткә төшү өчен теләгән һәр кеше үз образын төрле аксессуарлар белән тулыландыра алачак: мәсәлән, сумка, эшләпә, муенса һ.б...

Фотоаппарат объективы каршында әдәби һәм әкияти геройлар килеп басачак, алар катнашучыларга әдәби образларын матур, хисле, креатив итеп тудырырга ярдәм итәчәк. Яшьләр исә хыялдагы образларын тормышка ашырып, яраткан персонажлары кыяфәтенә яисә үзләренә ошаган фантастик әсәр герое образына керә алачак. 

Китапханәдәге фотосалон буш вакытыгызны кызыклы китап укып уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук гаилә белән фотосессия уздырырга, эшлекле яки романтик образ сайлау мөмкин булачак. Әлеге чара сезне яңа белемнәр һәм кичерешләргә тулы тылсымлы китап дөньясына алып керер дип ышанып калабыз.