Городская библиотека - филиал № 13

Аның иҗатында бар дөнья

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Габдулла Тукайның бөеклеге аның иҗатының халыкчанлыгында, көчле сәнгати сәләткә ия булуында чагыла. Китап укучылар игътибарына шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатының иң якты битләре, аның исеме белән бәйле музейлар һәм истәлекле урыннар турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк;  каләмдәшләренең хатирәләре укылачак. Чарага килүчеләргә Габдулла Тукай тормыш турындагы документаль фильм күрсәтеләчәк. Шагыйрь иҗатына багышланган китап күргәзмәсе урнаштырылачак. Әдәби бәйрәм дәвамында Г.Тукай шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Катнашучылар бу кичәдә бөек шагыйрьнең үзләре яраткан шигырьләрен укый алачак.