Городская детская библиотека - филиал № 11

«Китапханә, китапчык һәм мин – бергә без тугры дуслар» (0+)

27 май көнне 11 нче санлы балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китапханә, китапчык һәм мин – бергә без тугры дуслар» дип исемләнгән театральләштерелгән  китапханә белән танышу бәйрәмнәре узды. Бәйрәм программасы бик бай, файдалы һәм кызыклы булды. Балалар яраткан әкият геройлары белән очрашты. Китаплар Иле патшабикәсе белән бергә нәниләр гаҗәеп йорт – китапханә буенча танып белү экскурсиясендә булды, иң матур һәм кызыклы балалар китапларына мавыктыргыч күзәтүне тыңлады.

Китаплар Иле патшабикәсе тылсымлы таягы һәм әфсен-төфсен ярдәмендә бәйрәмгә әкият героен чакырды. Балалар янына кунакка Убырлы Карчык килде һәм үзе йә геройның мәрхәмәтле ярдәмчесе, йә явыз булып сурәтләнгән әкиятләр белән таныштырды. Убырлык Карчык образы кергән хәзерге заман әдәби әкиятләре китапларын күрсәтте. Аның белән бергә балалар төрле уен һәм викториналарда актив катнашты.

Вакыт сизелмичә дә узып китте. Балалар яхшы кәеф белән, тагын китапханәгә киләбез дигән теләктә бакчаларына кайтып китте.