Городская детская библиотека - филиал № 11

«Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе (6+)

6 май көнне 11 нче санлы китапханәнең яшь китап сөючеләре чираттагы «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясенә кушылды. Быел китапханәчеләр балаларга Юрий Яковлевның  «Васильев утравыннан кызлар» хикәясен тәкъдим итте.

Очрашу башында барысы бергә илебез тарихының иң дәһшәтле бите – Бөек Ватан сугышы, Ватанны саклаучыларның каһарманлыгы һәм кыюлыгы, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында искә төшерде. Ленинград блокадасына аерым игътибар бирелде, чөнки уку өчен сайлап алынган китапта нәкъ менә шул вакыйгалар сурәтләнә. Балалар Таня Савичева турында фильмны карады. Шуннан соң китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Юрий Яковлевның «Васильев утравыннан кызлар» хикәясен укыды.

Уку дәвамында яшь китап сөючеләр бик игътибар белән һәм  геройлар өчен борчылып тыңлап утырды. Укыганнан соң әлеге хикәя буенча бергәләп фикер алыштылар. Балалар Таня кебек кызлар һәм малайлар суык хәрби шәһәрдә күп булган һәм алар да Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән дигән нәтиҗә ясады.  

Фикер алышудан соң укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.