Городская детская библиотека - филиал № 11

«Табигатьнең мәңгелек матурлыгы» (6+)

18 апрель көнне 11 нче балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Табигатьнең мәңгелек матурлыгы» дип исемләнгән К.Г. Паустовскийның  «Растрепанный воробей» исемле китабы буенча кызыклы китап сәгате узды.

Балалар язучы К. Паустовскийның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, «Растрепанный воробей» әсәрен рольләргә бүлеп укыды, кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алды.

Балалар китапханәченең «К.Г.Паустовский әсәрләре нәрсәгә өйрәтә?» дигән соравына биргән җаваплары белән куандырды. Аларның һәрберсе үз фикерен белдерә алды: туган як табигатен яратырга өнди, күзәтүчән булырга, табигать матурлыгын аңларга, хыяллана белергә, яхшы күңелле, гадел булырга, үз гаебеңне таный һәм төзәтә белергә өйрәтә... Чара азагында китапханәче Константин Григорьевич Паустовскийның башка әсәрләрен дә укырга киңәш итте, чөнки ул без күрмәгән матурлыкны күрә белә, аның хикәяләре тормышыбызда кирәк булган мөһим кешелек сыйфатлары тәрбияли. Очрашу «Растрёпанный воробей» мультфильмыннан өзек карау белән тәмамланды.