Городская детская библиотека - филиал № 11

«Даһи Гоголь, яки Диканькага рәхим итегез!» (12+)

28 март көнне 11 нче санлы китапханәдә «Китапханәдә язучы юбилее» циклыннан чираттагы чара узды. Николай Васильевич Гогольнең 210 еллыгына багышланган әдәби квестка уртанчы сыйныф укучылары чакырылды.

Квест-уен формасында китап укуны активлаштыру китапханәбез эшендә соңгы вакытта еш кулланыла һәм балалар тарафыннан яратып кабул ителә. «Даһи Гоголь, яки Диканькага рәхим итегез!»  әдәби квесты укучыларга бөек язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга, шулай ук «Ночь перед Рождеством» әсәрен искә төшерергә, тапкырлыкларын һәм белемнәрен күрсәтергә ярдәм итте. Чара барышында балалар Гоголь геройлары белән булган кызыклы һәм үзенчәлекле маҗаралар турында сөйләште, авторның үз әсәрләрендә юморны оста куллануына, хыял һәм чынбарлыкны бербөтен итеп берләштерә алуына инанды.

Әдәби квест өч турда узды. Беренче тур – язучының тормыш юлына, икенче һәм өченче турлар исә әсәр эчтәлеген белүгә багышланды. Балаларга күп кенә сынаулар узарга туры килде: серле сандыктагы йозакның кодын белергә, «белем капчыгы»н тутырырга, Диканькага керү паролен табарга һ.б. Уен барышында укучылар командада эшли белүләрен күрсәтте. Барлык биремнәр уңышлы башкарылып чыкты. Электрон презентация, тәкъдим ителгән видеороликлар һәм  «Ночь перед Рождеством» мультфильмыннан өзекләр исә бу эштә аларга ярдәмче булды.