Городская детская библиотека - филиал № 11

«Шарль Перро әкиятләре эзеннән» Әдәби уен (6+)

7 мартта 11 нче санлы китапханә үзенең яшь китап сөючеләрен «Шарль Перро әкиятләре эзеннән» исемле әдәби уенга чакырды.

Француз халык көйләре астында чарада катнашучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Әдәби уен барышында балалар «Сүзләр буенча әкиятне таны», «Дөрес итеп ата», портретны сурәтләү буенча әкият героен тану, өзек буенча әкиятнең исемен белү бәйгеләрендә катнашты. Шулай ук «Золушка», «Красная шапочка», «Спящая красавица», «Кот в сапогах», «Мальчик с пальчик» әкиятләре мотивлары буенча төзелгән әдәби табышмакларны бик кызыксынып чиштеләр. «Ш.Перроның тылсымлы дөньясы» китап күргәзмәсе балаларны үзенә җәлеп итте. Кызыксынучан яшь китап сөючеләр гадәти булмаган вакыйгалар һәм гаҗәеп кызыклы маҗаралар белән танышты. Бу әкият дөньясында яхшы күңелле феялар, явыз ведьмалар, матур принцессалар һәм гади, эчкерсез күңелле егетләр-кызлар яшәгәнлеген күрделәр.

Чара «Мальчик с пальчик» мультфильмын карау белән тәмамланды.