Городская детская библиотека - филиал № 11

«Н.Носов хикәяләрен укыйбыз» Әдәби уен программасы (6+)

7 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Н.Носов хикәяләрен укыйбыз» исемле әдәби уен программасы узды.

Укучылар үзенчәлекле талант иясе, язучы, барыбызга да таныш Незнайканың авторы Николай Николаевич Носовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыгып, балалар табышмакның җавабын эзләп тапты, шуның буенча яраткан язучыларының хикәясен искә төшереп, аның исемен атады. Алар әйтелгән сүзләрнең кемнеке икәнен һәм кайсы әсәрдән булуын, Незнайканың дусларын искә төшерде һәм бергәләп «В траве сидел кузнечик» җырын башкарды. «Табылдыклар бюросы»нда исә балалар, зур кызыксыну белән, Н.Носов әсәрләренең персонажлары онытып калдырган әйберләрнең хуҗасын белергә тырышты. Сәяхәт барышында күрсәтелгән презентация чараны тагын да җанландырып җибәрде.

Гомумән, чара күптөрле сынауларга бай булды. Укучылар мәсьәләләр чиште, сорауларга актив җавап бирде. Нәтиҗәдә, танып-белү уены бик кызыклы һәм эчтәлекле узды.

Чара балаларның «Бобик в гостях у Барбоса» мультфильмын каравы белән тәмамланды.