Городская детская библиотека - филиал № 11

«Суган ачысы һәм шат көлүләр турында» («Про луковые слёзы и весёлый смех») әдәби уены (6+)

17 гыйнвар көнне 11 нче санлы китапханәдә беренче сыйныф укучылары өчен «Суган ачысы һәм шат көлүләр турында» дип исемләнгән әдәби уены узды. Балалар танылган әкиятче Джанни Родариның тылсым дөньясына чумды. «Зәңгәрсу ук» поездында балалар искитмәле яшелчә һәм җиләк-җимеш иленә сәяхәткә кузгалды.

«Автор» станциясендә укучылар Джанни Родариның тормыш юлы белән танышты. «Геройлар»  станциясендә исә әкият персонажларын искә төшерделәр, тасвирлау буенча аларны таныдылар, геройларның һөнәрен атадылар.  «Әкият предметлары» станциясендә тукталып, балалар әкият геройлары үз әйберләрен калдырган багаж бүлегенә килеп чыкты. Тик... аларның этикетлары төшеп калган. Катнашучылар бу әйберләрнең кемнеке булуын билгеләде. «Серле» станциясендә яшелчә, җиләк-җимешләр турында табышмакларга җавап эзләделәр. «Мәкаль-әйтемнәр» станциясендә балаларга китапта очраучы мәкальләр һәм канатлы сүзләрне искә төшерергә туры килде.

Текстны яхшы белүләре, анализлау осталыклары балаларга әлеге биремнәрне тиз арада чишәргә булышты.

Ниһаять, поезд соңгы «Мультфильм» станциясенә килеп тукталды. Балалар рәхәтләнеп «Чиполлино маҗаралары» мультфильмын карады һәм очрашуга нәтиҗәләр ясады. Балалар чара барышында китапны яхшы белүләрен күрсәтте. Укучыларның яраткан китабы инде менә ничә буын балаларын яхшы күңелле, кыю, тәртипле һәм тапкыр булырга өйрәтә дигән нәтиҗә ясалды.