Городская детская библиотека - филиал № 11

«Китаплар белән дус булырбыз»: әдәби-уен программасы (6+)

1 ноябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Китаплар белән дус булырбыз» дигән әдәби-уен программасы үткәрелде. Балалар Әкияти китапханә иленә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Әкият геройларыннан башка нинди бәйрәм соң ул? Балаларга кунакка Карлсон һәм Шапокляк Карчык килде. Яшь китап сөючеләр китапханә һәм китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты, ктапханәдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белде. Әкияти Шапокляк Карчык болар турында белми, һәм әкиятләрне дә игътибар белән укымый, укыганнарының яртысын оныта, бутый. Балалар исә барысын да төзәтергә ярдәм итте. Чара дәвамында укучылар әдәби геройлар турында табышмакларны чиште, «Дөньяда әкиятләр бик күп» уен-викторинасында, мультфильмнардан яраткан җырлары буенча «Көйне таны» мультимедиалы уенында актив катнашты, балалар өчен чыгучы вакытлы матбугат басмалары һәм яңа балалар китаплары белән танышты. Яшь китап сөюче дусларыбыз һичшиксез җаваплы кулланучылар булырга сүз бирде.