Городская детская библиотека - филиал № 11

«Мавыктыргыч вакыйгалар караваны»: тарихи альманах (12+)

Ачык ишекләр көне кысаларында 11 нче санлы китапханәдә «ЛУЧ» яшүсмерләр клубының утырышы үтте.  Балалар матур әдәбиятта тарихи жанр белән танышты. Алар өчен «Мавыктыргыч вакыйгалар караваны» дигән тарихи альманах үткәрелде.

Яшүсмерләр укыган китаплары буенча фикер алышты, алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Чөнки тарихи романнар, хикәяләр һәм повестьлар ярдәмендә шул заманнарда яшәгән кешеләр күзлегеннән башка чорны күрергә һәм шул көннәр рухны тоярга мөмкин.

Чара барышында электрон презентация күрсәтелде, укучылар китаплар буенча китапнамәне карады, «Китапларның да серләре бар!» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән тарихи китаплар белән танышты.