Городская детская библиотека - филиал № 11

«Даһи Гоголь, яки Диканькага рәхим итегез!»: әдәби квест (12+)

18 ноябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә Николай Васильевич Гогольгә багышланган әдәби квест үтте. Чарада урта мәктәп яшендәге балалар катнашты. «Даһи Гоголь, яки Диканькага рәхим итегез!» вакытында укучылар бөек язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, шулай ук «Ночь перед Рождеством» әсәрен искә төшерде. Чара барышында балалар Гоголь геройларының никадәр күп кызыклы һәм гадәти булмаган маҗараларга очравы, авторның үз әсәрләрендә юморны бик оста куллануы, чынбарлык һәм фантастиканы бербөтенгә әйләндерүе турында белде.

Әдәби квест өч турда узды. Беренче тур - язучының тормыш юлына, икенче һәм өченче турлар – әсәрнең эчтәлегенә багышланды. Балаларга күп сынаулар үтәргә туры килде: серле сандык йозагының кодын белергә, «белем капчыгы»н тутырырга, Диканькага керү өчен парольне табарга. Уен вакытында катнашучылар командада эшли белүләрен, тапкырлыкларын күрсәтте, белемнәрен ныгытты. Нәтиҗәдә, барлык биремнәр дә уңышлы үтәлде. Аларга электрон презентация, видеоязмалар һәм «Ночь перед Рождеством» мультфильмыннан өзекләр ярдәм итте.