Городская детская библиотека - филиал № 11

Любовь Воронкованың балачак дөньясы (6+)

23 сентябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә Воронкованың «Девочка из города» китабы буенча уку сәгате үткәрелде. Ул рус язучысы Любовь Федоровна Воронкованың тууына 115 ел тулуга багышланды.  Чара барышында язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыручы видеопрезентация күрсәтелде.  «Любовь Воронкованың балачак дөньясы» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү балаларны авторның «Маша-растеряша», «Подружки идут в школу», «Солнечный денек», «Девочка из города» һ.б. популяр әсәрләре белән таныштырды. Балалар «Девочка из города» китабыннан өзекне кычкырып укыды һәм  укыганнар турында сорауларга җавап бирде. Чара азагында әлеге китап буенча китапнамә күрсәтелде.